"Б" хәрефе

Кран астында урамда

    Мичкә тора -капкорсак.

"Б" хәрефе икән бит ул,

Нәрсә бу дип, карасак.

 

Ахырын тап!

 

Энемә дә, үземә дә,

Әнкәй текте күлмәкләр:

-Ёлка бәйрәменә сезгә

Шушы булыр ...(бүләкләр)

( Х. Әшрафҗанов."Рәхмәт")

 

Күрәсезме, букет итеп,

Алсу нурлар бәйләмен,

Кояш котлый март аенда

Минем әни...(бәйрәмен)

 (Җ.Тәрҗеманов."Иң матур җыр")

 

Яз иртәсен котлагандай,

Матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды

Аксыл...(болыт).

 

Дәфтәр һәрчак чиста минем-

Бөгәрләмим  читләрен.

Матур-матур төсләр белән

Бизим әле ...(битләрен)

     (Ф. Зыятдинов)

 

Юлбарыска охшаган ул

Безнең песи баласы.

Чынлап юлбарыс булган,ди,

Аның ерак ...(бабасы)

    (Р.Миңнуллин)

 

                Табышмаклар

 

Акыра да бакыра,

Бөтен җирне тутыра.    (Буран)

 

Ишегалдында таш була,

Өйгә  керсәң су була.  (Боз)

 

Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән?       (Бәрәңге)

 

 Озын-озын  агачлар

Агачларда оялар.

Ояларда кошчыклар.

 

   Анаграмма

 

Тундарда-тайгада

Гомер итәм мин үзем,

Мең тармаклы мөгезем

"О" урынына "А" куйсаң,

Бик шифалы дару мин,

Бәлешкә дә ярыймын. (Болан-балан)

 

                    

                   Метаграмма

 

Сәүдә итү мөмкин булган

аерым бер урын бу;

Бер хәрефен алга куйсаң

Каралты да булыр бу.  (Базар-абзар)

 

 

 

 

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>