"Е" хәрефе

 

Елга тулып боз ага,

Сокланабыз без аңа.

Кояш көлә, көн аяз,

Бозга басып килә яз.

(Җ. Дөрзаман.)


Ахырын тап!


Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул ... (елгада).

 

Көтәләр мине бар да

Малайлар да,

Кызлар да,

Каичан зәңгәр боз төшәр дип

Күлләргә...(елгаларга) .

(Г.Латыйп. «Тышта ноябрь башы».)

 

Стеналар,

Түбә-сайгак

Гел актан

Ак сарай күк

Күренә ул...(ерактан)

(Г.Латыйп. "Беренче кар")

 

Табышмаклар

 

Кое төбендә нәрсә бар? (е хәрефе)

 

Ак киемен кигән,

Яшел чукларын элгән. (Каен)

 

Үлән ашый, май ташый.  (Сыер)

 

Кош түгел-оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.   (Тиен)

 

Су өстендә сары май.  (Төнбоек)

 

 

Метаграмма.


Сазлыктан ул каз сыман

Ысылдап килеп чыгар.

Бер хәрефен үзгәртсәң

                   Көн дә балавыз сыгар.   (Елан-елак)

 

 

 

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>