"З" хәрефе

 

"З" хәрефе нәрсәгә

Охшаган ул?"-диярсез,

Озак итеп карап торгач,

Ышкы чүбен күрерсез.

 

Ахырын тап!

Берәү, икәү, еч, дүрт, биш,

Бакчага кергән куян.

Кәбестәне кимергән.

Китергән бик күп ... (зыян).

                                               (Р.Корбанов. «Куян».)

Эзлим дә эзлим,

Койрык юк та юк.

эашлана дәрес —

Бирелде ... (звонок)

                              (Г. Латыйп. «Койрык».)

 

«Күгәрчен күзе»

Булсаң син әгәр,

Күренермени

Бар нәрсә... (зәңгәр).

(Ш.Галиев. «Чәчәк-күзләр».)

 

Метаграмма һәм шарадалар.

 

Казанның уртасында ни бар?

Яз, көз нәрсәгә тәмамлана?

 

Диңгездә бар, суда юк.

Абзарда бар, өйдә юк.

Бездә бар, Сездә бар,

                  Илдә юк .            («З» хәрефе)

 

Табышмаклар.


Кышын ята таштай,

Язын чаба аттай.            (Боз).

 

Аяксыз, кулсыз өй саклый. (Йозак.)

 

Зәңгәр ашъяулык

Бөтен дөньяны каплаган. (Күк йеэе.)

 

Үзе атка атланган,

Аякларын арт якка салган.(Күзлек.)

 

 

Мәкальне әйтеп бетер

 

Ялкаулык—хурлык,

Тырышлык—... (зурлык.)

 

Тел шомарткыч.


Зурлый белсәң,

Зурлар зурлар.

Зурлаганны

Зурлый зурлар.

 


 


 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>