"И" хәрефе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

И—койма ул, өч тактадан.

Ике туры такта арасында

Берсе кыеклап яткан.

 

Ахырын тап!


Татлы булса һавалары,

Ләззәтле булса җиле,

Шифалы булса сулары,

Ул-минем туган ....(илем). (Р.Вәлиева)

 

Зоопаркта бик күп җанвар...

Әнә дөя тора күшәп,

Бу читлектә маймыл,

Ә читтәрәк... (ишәк).

 

Яз көне урамнарда

Шаулый шаян гөрләвек.

Су чәчрәтеп йөгерәбез

Аякка киеп ... (итек). (Г. Ситдыйкова.)

 

Табышмаклар.

 

Ти дигәндә, тими,

Тимә дигәндә тия. (Иреннәр.)

 

Өр-яңа савыт тишелеп беткән. (Иләк.)

 

Киттем дип китә, кире килә. (Ишәк.)

 

Асты туза, баганасы кала. (Итекләр.)

 

                         Метаграммалар

 

Көне буе йөрим дә

Йоклыйм ишек төбендә.

Бер хәрефем үзгәрсә,

Булырмын мин киемдә. (Итәк, итәк.)

 

Ат та түгел—тояклы.

Үзе озын колаклы,

Бер хәрефен үзгәртсәң,

Булачак ул йозаклы. (Ишәк, ишек.)

                                       (X. Халиков. «Зиһен ачкычлары».)


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>