И хәрефенең өстенә
Сызсаң әгәр ярымай,
«Кыска и» хәрефе
Килеп чыга шулай.
Ахырын тап!
Кем уйган ишек, диеп,
Жайлы соң ничек, диеп.
Йөрерләр бал кортлары,
Бакчада бит...(йортлары.)
(Ш.Галиев. «Борау».)
Безнең чуар тавыкның,
Чебиләре йомшаклар.
Йөгерешәләр чирәмдә-
Нәкъ сап-сары ....(йомгаклар)
Табышмаклар.
Мич тулы пәрәмәч,
Нишләтерсең бирмәгәч?, (Күк һәм йолдызлар)
Төнлә калка, Көндез ята. (Ай)
Чылт-чылт күзле,
Адәм төсле йөзле,
Үчекләшәдер үзе
Ходайның бойрыгы,
Бардыр койрыгы . (Маймыл.)
Өрми-нитми, беркемне дә кертми.
Ул нәрсә? (Йозак.)
Җәен суда шуа,
Кышын ятып тора. (Көймә.)