"К" хәрефе

Эшләгәндә тимерче

Кулында утлар уйный,

Чүкечен бер дә куймый...

Карасаң басып торышына,

Охшаган ич «К» хәрефенә.

 

 

Ахырын тап!

 

Безнең әби бик уңган,

Иртүк тора йокыдан.

Куллары тора уйнап.

Пешереп куя... (коймак).         

                                («Сабантуй » дан.)

 

Бүген бар да мине котлый,

Һәммәсе дә бирә бүләк.

Әти курчак алып кайткан

Әнием теккән... (күлмәк)

                (Р. Корбанов. «Туган көн бүләге».)

 

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка,... (көньякка).

                                  (К. Нәҗми. «Көз».)

 

Әтием басуга барып

Иген ура көн саен.

Бик сорагач алып кайткан

Миңа да бер... (комбайн).

(Х.Гатин."Урырбыз икәү")

 

Табышмаклар

 

Лампа түгел, яктырта.

Мич түгел, җылыта (Кояш.)

 

Үзе кып-кызыл,

Күлмәге ямь-яшел. (Карбыз.)

 

Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык.(Кыяр.)

 

 

Җир астында алтын казык. (Кишер.)

 

Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Квбестә.)

 

Энәсе бар, ә тегә алмый. (Керпе.)

 

Алгы тәпие кыска.

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян.)

 

Җәен суда йөзә,

Кышын ятып тора. (Көймә.)

 

Кешедә бар, хайванда юк,

Күлдә бар, елгада юк.

 

                         Кәҗәнең башында нәрсә бар?        («К» хәрефе)

 

 

                                       Тел шомарткычлар.

 

Каламы соң?

 

«Карр! Карр!»—дип

Кара карга

Күпме китеп

Карамасын—

Карсыз җирдә

Каламы соң!

Кайтып, әнә,

Карап йөри

Кәрамнарның

Карамасын.

 

Ник калдырдың?

 

Күпме көттең

Карлыганның

Каралганын:

Кара әле,

Ник калдырдың

Караларын?

Кара карга

Чүпләр дисәң ,

Калганнарын —

Карлыганга

Исе китми

Каргаларның.

 

 

 

 

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>