"М" хәрефе

 

 

 

 

 

«М» хәрефе ясап без,

Кулга кул тотынабыз.

Әни белән бит бүген

Без бәйрәмгә барабыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

Ахырын тап!


Бүген бәйрәм булганга,

Бик күңелле урамда,

Күңелле шул бу бәйрәм,

Гөрләп тора зур ... (мәйдан).

 

Тормыш дәвам итә. Баш өстеннән

Саубуллашып үтә торналар.

Туңа гына күрмәсеннәр диеп,

Төтен өреп кала ...(морҗалар)

                            (М.Әхмәтҗанов."Мичче карт")

 

Шук та инде бу песи,

Уенда—уен гына.

Бакчадан кайтуыма

Сарыла ... (муеныма)

                             (Р.Корбанов. «Мин песине кызганам».)

 

Карлыган, тәгәрәмә,

Карлыган, коелма!

муенса итәрсмен,

Тагармын ...(муеныма)

                                 (Б.Рәхимова)

 

Тел шомарткыч. 


«Мин матур»,—дип

Мактанмагыз,

Матурлар.

Матурны тик

Матур эшләр

Матурлар.

                     (Б. Рахимова.)

 

Табышмаклар.


Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе.

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе.

                                       (Мәче.)


Өй түбәсенә баскан,

Трубкасын капкан.

                             (Морҗа.)


Аяксыз-кулсыз, күлмәк кия.

                                 (Мендер.)


Ак кием кигән,

Башы түшәмгә тигән.

                                         (Мич.)


Попугай түгел-җаны юк

Әйткән сүзне кабатлый.

                              (Магнитофон)

 

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>