"О" хәрефе

 

 

 

 

 

Үзе хәреф,

Үзе сан

Бөтенләй

Санамасаң.

 

 

 

 

 

 

 

 

«О" хәрефе белән без

Инде күптәннән таныш

Түгәрәк тә ул, тәгәрмәч тә,

«0» хәрефе пәрәмәч тә.

 

 

 

Ахырын тап!

 

Карап торам көзге юлга,

Яфрак килеп кунды кулга.

"Ташлый күрмә. Илгизәр, — ди,

Телим бераз җылынырга».

Минем кулым яфрак-кошка

Бүген иң җылы ... (оя).

 

Кыш көне салкын булса да,

Һич туңмый минем аяк.

Җылыта аны дәү әни

Бәйләп биргән... (оек)

 

Көзен җиткәч кияргә

Оек кирәк бәйләргә!

Әби җеп эрли көйләп,

Әйләнә... (орчык) җырлап.

 

Табышмаклар

 

Йөгерә-йөгерә йон эрли.

                             (орчык.)


Үзе су, үзе каты.

                                   (Боз.)

 

Уты юк, төтене бар.

                                    (Томан.)

 

«О» авазын дөрес әйтергә өйрәнү өчен «Очты, очты...» уенын физкультминут өчен кулланырга мөмкин. Очты, очты—кошлар очты. Очты, очты—каргалар очты. Очты, очты— арбалар очты. Очты, очты—торналар очты. Очты, очты—казлар очты. Очты, очты—сыер чыгып очты. Очты, очты—сыерчыклар очты. Очты, очты—...

 

Тизәйткеч

 

Останың да

Остазы бар.

Остасын сез

Остадыр да,

Теләсегез

Остарырга,

« Без оста!»—дип

Очынмагыз,

Коры куык

Очырмагыз!

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>