"С" хәрефе

   

 

 

Төнлә чыксаң урамга,

"С" хәрефен күрерсең

Ә кайда соң ул,-дисәң,

Күккә күзеңне төшер.

Әгәр болытлар булмаса,

Күрергә була аны.

Якты йолдызлар янында

 Ярты айны-уракны.

 

 

 

 

 

 

Ахырын тап!

 

Язын болар икесе дә

Яфрак яргач,

Оялаган ди тирәккә

Бер... (сандугач)

                            (Р. Корбанов. «Ике агач».)

 

Кояш чык, чык. чык,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә ... (салкын).

                                          (Ш. Маннур.)

 

Балта, пычкы алдык без,

Нәни йортлар салдык без.

Бөреләнгәч куаклар,

Килде безгә кунаклар.

Йортыбыз—нәкъ уенчык.

Кунагыбыз—... (сыерчык)

                       (3. Туфайлова)

 

Тел шомарткыч.

 

Саран Сара

Саный-саный

Сарыгына

Салам сала

Саран гына.

Сарыгына

Саламны да

Санап сала.

 

     Табышмаклар.

 

Табышмак әйтәм сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә?

                                        (Сарык.)

 Ашамый-эчми

Көне-төне эшли.

                                   (Сәгать.)

Ишектән керер,

Түргә менеп утырыр. (Суык.)

 

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>