"Ы" хәрефе

 

 

 

 

Балтаны бастырып куйсаң

Бүкән белән янәшә,

шуннан нәрсә соң, дисәгез,

"Ы" хәрефе ,ләбаса.

 

 

 

 

 

 

 

 

Ахырын тап!

 

Һич керәсе килми,

малайларның тыштан.

Бот төбенә кадәр

Сызганылган  ...(ыштан)

 

Кышның суыгы

Булса да кырыс,

Чыршы , наратта

Коелмый...  (ылыс)

 

Баздан бәрәңге алырга

Кирәге чыга кайчак.

Калын, озын баулы,

Бик җайлы  ...(ыргак)

 

Табышмакларның җавапларында ы авазының

урынын билгеләгез:

 

Ишектән керер,

Түргә узар.

                   (Суык)


Такталарны тигез итеп,

Шома итеп шомарта.

Ул безнең әтинең

Тартмасында ята.

                                       (Ышкы)


Сикереп төшә,

Бозны тишә.

                                 (Тамчы)

Бар бер үлән чокырда,

Аны таный сукыр да.

                                  (Кычыткан)


Балтасыз-нисез өй салалар.

                                                  (Кырмыска)


Яшелдән күлмәк кигән,

Урманнан безгә килгән.

                                         (Чыршы)


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>