"ь" хәрефе (нечкәлек яки аеру билгесе)

 

 

 

Аера да, нечкәртә дә —

Шундый билге нечкәлек.

Кирәк сүздә язмый калсаң,

Бозылачак эчтәлек.

                                                (Җ. Дәрзаман.)


Нокталар урынына «ь» куеп, сүзләрне дөрес итеп укыгыз.


көн... як

сәгат...

сөм...я

шигыр...

Ил...яс

кәгаз...

дөн...я

яш...

төн...як

ям...

Мәр...ям

Сәгыйт...


«Ь» билгесе турында әкият.


           Яшәгәннәр, ди, Әлифба илендә төрле-төрле хәрефләр: тартыклар, сузыклар. Алар бик дус булганнар, бер-берсенә кунакка да йөрешкәннөр.«С» хәрефе «Ә»гә кунакка килгән, «Л» хәрефе «Е» янына кунакка йөргән. Сез дә, балалар,  моны курсәтеп басыгыз.

 

         Хәрефләр бик күңелле һәм дус яшәгәннәр. Ләкин алар арасында ы хәрефенең яртысына охшаган бер хәреф булган икән. Ул хәреф белән беркем дә дус булмаган. Хәрефләргә аның аваз белдермәве ошамый икән.

           -Син нинди хәреф инде.аваз да белдермәгәч,—дигәннәр алар. Менә ул хәреф—ь. (Укытучы ь хәрефенә курсәтә һәм исемен атый). Бу хәреф бер аваз да белдермәгән, сөйләшә дә белмәгән, бер читтә дәшми генә боегып тора, ди.

            Беркөнне хәрефләр сузләр төзергә уйлаганнар. Бу аларның яраткан эшләре икән. Хәрефләр төзисе суз табышмакта яшеренгән, ягез әле табыгыз: Бертуктаусыз йөри, Урыныннан кузгалмый. (Сәгать.) Хәрефләр менә шул сәгать сүзен төзергә тотынганнар. Ләкин аларның сәгат килеп чыга икән.

 

-Нишләптер безнең килеп чыкмый,—диешкәннәр хәрефләр,—т авазы  «сәгать» сүзендә—нечкә, ә безнекендә калын килеп чыга. Шуннан соң «Ә» хәрефе әйткән, ди:

 

-Хәзер үзем басам да т не нечкәртәм! (сәгәтә килеп чыккан, ди.)

—Юк, синнән булмады, узем эшлим,—ди икән «И» хәрефе.

—Нәрсә килеп чыкты? (Сөгати.)

—Безнең тагын бернәрсә дә килеп чыкмады,— дигәннәр хәрефләр. —Нәрсә эшләргә соң? Бәлки.сез ярдәм итәрсез, балалар? —Нечкәлек билгесе, безнең янга кил, зинһар!—дигәннәр хәрефләр. Ул бик шатланып ярдәмгә килгән дә сүз ахырына баскан. —Ә хәзер нинди сүз килеп чыкты?

—Сәгать.

Хәрефләр бик шатланганнар һем шуннан бирле нечкәлек билгесе белән дә дуслашканнар, ань гел кунакка чакыра башлаганнар, ди.

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>