"Э" хәрефе

 

 

 

 

 

«Э"—электрон локатор

Кайтаваз аша ишетеп,

Самолетның кайда очканын

Тора ул гел тикшереп.

 

 

 

 

 

 

Ахырын тап!

 

Баганада

Язу күреп,

Әле шыңшып,

Әле өреп,

Шул язуны . .

Укый бер ... (эт).

                                      (Р. миңнуплин «Белдерү».)

 

Менә болары

Ярылып ята —

Ак куян эзе.

Ярык колаклы

Сак куян ... (эзе).

                    ( Г.Латыйп «Урманда эзләр».)

 

Менә нинди кар яуды:

Ап-ак булды җир өсте!

Чаналарга, чаңгыларга,

Җиткереп булмы ...(эшне)

                                           (Г.Латыйп."Кар яуды")

 

Табышмаклар

 

Кешенең дусты,

Йортның сакчысы.

                                     (Эт.)

Үзе кечкенә, үзе ялангач.

Алай да бөтен дөньаны киендерә.

                                                      (Энә)

 

Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне тап:

 

(Эш)... кешене төзәтә, ялкаулык боза.

 

(Эш)... беткәч, уйнарга ярый.


(Эш)... сөигәйнне ил сөяр.


(Эшчән) кеше:—имәндәй,

Ялкау кеше—яфрактай.

 

Фонетик күнегүләр.

 

Әгәр балык кармактан ычкынып китса нәрсә диләр?

                                                                                          (Эһ)

— Әгәр кеше бик еракта булса, аңа ничек кычкыралар?

                                                                                      (Э-э-эй!)

 

Кем игътибарлырак?

 

Сүзләрдән бертөсле авазны табыгыз:


     Экран, электр, экскаватор, эш, элемтә, эз, эскимо.

 

Кызның исемен сүзләрнең беренче

хәрефләреннән төзеп укыгыз:


Эш, нарат, җиләк, елга

 

Әгәр сүздә (э)авазы ишетелсә, кул чабыгыз:


         Юл, элек, әтәч, элемтә, кер, әнис,итәк, теш, экран, щетка, кеше, үлән, елан, эт, электр, сөт

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>