"ң" хәрефе

 

 

«Н» хәрефенә тагып куйгач элмәкне,

«Ң» хәрефе килеп чыга бермәлне.

Таңда, чаңда, чыңда бар ул,

Чаңгыда бар, тауда юк.

Сәер хәреф:ахырда бар,

Уртада бар, алда юк.

                     (Җ. Дәрземан)

 

 

 

 

 

 

Нокталар урынына ң хәрефен куеп, сүзләрне укыгыз:

 

Кү.ел, я.гыр, се.ел,  җи.,  җи.ел,  бәрә.ге,  өрә.ге,  та..

  

Тел шомарткычлар

 

Иңке-миңке

Килә беркөн

Миңлегәрәй.

Миңгерәйткәч

Ашап шулай

Миңгерәйгән.

 

Миңле Миңнур

 

Өч миң чыккан

Миңнүрның уң

Яңагына.

Күрдем әле

Яңа гына.

Әйтерсең лә

Барлык миңнәр

Аңа гына.

                           (X. Халиков.)

 

Табышмаклар

 

Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба —

Җитез булса аяклар,

Кулда була таяклар.

                                        (Чаңгы.)

Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән?,-

                        ( Бәрәңге.)

Чакырдылар, дәштеләр,

Барган идем, качтылар.

                                           (Яңгыр.)

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>