Юл «е» хәрефен
Җибәргәчтен тәгәрәтеп
Килде, чыкты «ә» херефе
И, көлдем соң рәхәтләнеп!
Карусельнең утыргычын
Охшаттым ә хәрефенә.
Тик хәзергә кереп булмый:
Эшли ул җәй көне генә.
Ахырын тап!
Кая барсаң, күз алдыңда,
һәрчак күңелеңдә яши!
Ул—безнең иң якын кеше
Ул, белегез,—безнең ... (әни)
(Ф. Рәхимголова.)
Бар тагын бер иң матур сүз:
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә? Ул матур сүз,
Ул якын сүз—... (әткәем).
(Н. Исәнбәт.)
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү ...(әнием).
(Ә. Бикчәнтәева.)
Юл буенда каен үсә —
Үсә минем тәтием.
Юл буендагы каенны
Кисә күрмә, ... (әтием)!
Табышмаклар
Башы—тарак,
Койрыгы—урак.
Кычкыртып быргысын
Уята барысын.
(Әтәч.)
Сакалы бар—акылы юк.
(Кәҗә.)
Анаграмма
Кулдан уңга—төшке аш,
Кыстап торыш булмасын,
Уңнан сүлга укысаң-
Йомырка куырмасы.
(Әбәт, тәбә).