Кешенең күңел халәтен мин ел фасыллары белән чагыштырырга яратам. Аның ярсып бурандай дулаган чагы да, сөенеп чәчәк аткан чагы да, куанып яшәргә омтылган чагы да, боегып сагышланган чагы да була. Әлеге бүлектә шул халәтләрнең барсын да чагылдырган фәлсәфи шигырьләр урнаштырылды. Әлеге шигырьләрне укыганда плеер аша релаксация музыкасы тыңлау мөмкинлеге тудырылды.

Күкрәгемдә бер нәни кош
Бер генә дә тик тормый,
Я пырхылдап очып ала,
Я моңлы бер көй сайрый.
Моңлы сайраганда кинәт,
Туктый да , бер тын кала,
Ахрысы күңеле тулып,
Сулкылдап елап ала.
Кайвакытта бәргәләнә
Килә күккә очасы!
Белми ул читлектән чыкса,
Хуҗасының суласын../Х. Мәдинә/

Аргамактай ярсу күңел
Канатлы атым,
Язгы ташкыннар шикелле
Ашкына тагын.
Атның ялына ябешеп
Җилдерәм генә,
Гомер шулай сиздермичә
Үтә тиз генә!
Тормыш елга ,аксын әйдә,
Туктап тормасын,
Парлап яшәү бәхетеннән
Тик аермасын! /Х.Мәдинә/

Бер сүз җитә күккә күтәрергә,
Бер сүз җитә салып таптарга
Бер сүз җитә,арып егылырга,
Бер сүз җитә алга атларга.
Гаеп булса гафу үтенергә,
Ялгышларың булса кичерергә,
Өметсездә өмет уятырга
Бер сүз җитә...
Гаепсезгә җанны елатырга..
Бер сүз җитә...
Тик әйтмиләр генә
Күңел көткән җылы сүзләрне...
Аңлау авырмени,йөрәгеңдә
Яшеренеп яткан хисләрне?
Бер сүз кирәк,бик тә кирәк..
Өзгәләнеп көтә моны йөрәк....

           /В.Махмутова-Хәсәнҗанова/

Кеше һәрчак нидер көтеп яши
Өметләрен җанда сүндерми
Болытлардай сагыш таралыр да
Куаныч һәм шатлык килер ди
Кеше һәрчак нидер көтеп яши
Йөрәгенә сөю килүен...
Төшләрендә генә түгел берәү
Өндә яннарына килүен
"Яратам!"дип әкерен пышылдавын
Шул берәүгә кирәк булуын.
Күңел хисләренең сафлыгын
Тик шул берәү генә тоюын...
Кеше һәрчак нидер көтеп яши..
Кышлар арты язлар килүен
Елга ярларында тиң яр белән
Йолдыз-айны күзләп йөрүен..
Сыерчыклар кайтып өй каршында
Кабат бергә оя коруын
Хыяллары чынга ашып бер көн
Тормышлары гөрләп торуын
Кеше һәрчак нидер көтеп яши
Өметләнә һәрчак яхшыга
Ходай биргән шул аз гомерләрне
Үткәрергә һәркем ашыга...
Үткәрик тик аек акыл белән
Тиеш гамәл кылып җиһанда
Изгелеген-игелеген эшлик
Нык аякта басып торганда!
Яратып һәм яратылып калыйк,
Гомер кыска безгә бирелгән
Яшәү кадерен,тәмен тоя белү
Олы бәхет бит ул диелгән
Кеше һәрчак нидер көтеп яши
Көткән берүк үзен акласын
Барлык начарлыктан,авырлыктан безне
Ходай үзе һәрчак сакласын!!!

/В.Мамутова-Хәсәнҗанова/


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>