АРТИКУЛЯЦИЯ ГИМНАСТИКАСЫ.doc
Microsoft Word документ 386.0 KB

    БАКАЛАР

   ЕЛМАЕП, КЫСЫЛГАН ТЕШЛӘРНЕ КҮРСӘТЕРГӘ. 5 КӘ КАДӘР САНАГАНЧЫ ТОРЫРГА.   БАШТАГЫ ТОРЫШКА КАЙТЫРГА.

БЕГЕМОТЛАР

    АВЫЗНЫ ЗУР ИТЕП АЧАРГА, 5 КӘ КАДӘР САНАГАНЧЫ ТОРЫРГА, БАШТАГЫ ХАЛӘТКӘ КАЙТЫРГА. 4-5 ТАПКЫР КАБАТЛАРГА.

ФИЛ

   ЙОМЫК ИРЕННӘРНЕ ОЧЛАЙТЫП АЛГА ТАБА СУЗАРГА, 5 КӘ КАДӘР САНАГАНЧЫ ТОРЫРГА. БАШТАГЫ ТОРЫШКА КАЙТЫРГА.

   ИРЕННӘРНЕ ОЧЛАЙТЫП АЛГА ТАБА СУЗАРГА ҺӘМ СУ ЭЧКӘНДӘГЕ КЕБЕК, ЭЧКӘ ТАБА  ҺАВА СУЫРЫРГА.

АТТА 

     ЕЛМАЕРГА, АВЫЗНЫ ЗУР ИТЕП АЧАРГА, ТЕЛНЕ ТАВЫШЛАНДЫРЫП "ШАРТЛАТЫРГА". ИЯКНЕ СЕЛКЕТМИ, БАРЫ ТИК ТЕЛНЕ ГЕНӘ "СИКЕРТЕП" ЭШЛӘРГӘ ТЫРЫШЫРГА .

ТАРАК

   ЕЛМАЕРГА, ТЕЛНЕ КЫСЫЛГАН ТЕШЛӘР АРАСЫННАН ЙӨРТЕРГӘ, ЯГЪНИ, ТЕЛНЕ  ТАРАГАН ХӘРӘКӘТ ЭШЛӘРГӘ.

СӘГАТЬ

    ЕЛМАЕРГА, АВЫЗНЫ АЧАРГА, ТЕЛ БЕЛӘН АВЫЗНЫҢ УҢ ҺӘМ СУЛ КЫРЫЙЛАРЫНА ЧИРАТЛАП ҮРЕЛЕРГӘ.

 

ФУТБОЛ

  АВЫЗНЫ ЯБАРГА,  ТЕЛ ОЧЫ БЕЛӘН ЯҢАКЛАРНЫҢ БАШТА БЕР ЯГЫН,  АННАРЫ ИКЕНЧЕ ЯГЫН ЭТӘРГӘ,  ТҮГӘРӘКЛӘНДЕРЕРГӘ.

ТАГАН

   ЕЛМАЕРГА, АВЫЗНЫ ЗУР ИТЕП АЧАРГА."БЕР" ДИГӘНДӘ ТЕЛ ОЧЫН АСКЫ ТЕШЛӘРГӘ, "ИКЕ" ДИГӘНДӘ ӨСКЕ ТЕШЛӘРГӘ КУЯРГА. 4-5 ТАПКЫР КАБАТЛАРГА.


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>