"Сиңа сөйләрләр-онытырсың, эшләп күрсәтерләр-хәтереңдә калыр. Үзең эшләп карасаң-аңларсың"- әлеге гыйбарә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирүдә информацион-коммуникатив технологияләр куллануның зур әһәмияткә ия булуын тагын бер тапкыр ассызыклый.

     Балаларга индивидуаль белем бирү процессында  һәр баланың, бигрәк тә, акыл мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уникаль ихтыяҗларын исәпкә алу, балаларда укуга  җаваплы караш, белем һәм  күнекмәләрне үзләштерү өчен информацион технологияләрне файдалану теләге тудыру мөһим.

  Кеше табигате буенча үз күзләренә күбрәк ышана һәм

 информациянең күп өлешен күрү анализаторлары аша кабул итә. Әлеге проблеманы истә тотып, акыл үсешендә кимчелеге булган балалар белән эш оештырганда, күреп кабул итү сәләтләрен аларның күрмә-образлы фикерләүләрен, игътибар, хәтер сәләтләрен үстерү өчен дәресләрдә анимацияле рәсемнәр белән эшләнгән мультимедияле презентацияләр кулланам, алар аша дәресләргә уңай мотивация тудырам.

   Сайтта тәкъдим ителгән презентацияләр үземнең укучыларым контингентына яраклаштырып, аларның психик, физик, эмоциональ үсеш дәрәҗәләрен исәпкә алып төзелде. Аларда уку эшчәнлегенең төрле формалары чагылдырыла: информация кабул итү,  практик эшләр, белем дәрәҗәсен тикшерү, һ.б. Презентацияләрнең эчтәлеге күрмә образлар тудырырга ярдәм итә, дәрес этапларының методик һәм дидактик бөтенлеген тәэмин итә, авазларның дөрес  әйтелешен өйрәнү-ныгыту өчен телнең торышын ачкларга, сүзнең мәгънәсенә төшенергә ярдәм итә.

   Монда шулай ук үз эш тәҗрибәмне яктырткан презентацияләр дә урын алды. Презентацияләрнең башка төр, ягъни үзгәртеп була торган вариантын кирәк дип санаганда контактта күрсәтелгән адрес буенча соратып алырга мөмкин.

Презентация А.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 443.5 KB
Презентация Ә.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 399.6 KB
Презентация У.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 348.0 KB
Презентация Ү.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 246.1 KB
Презентация О.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 321.4 KB
Презентация Ы.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 249.4 KB
Презентация И.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 599.0 KB
Презентация Э.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 334.7 KB
Тиешле хәрефне куй.ppt.pps
Microsoft Power Point Presentation 3.6 MB
Киңәшләр.ppt.pps
Microsoft Power Point Presentation 6.2 MB
Эш беткәч уйнарга ярый.ppsx
Microsoft Power Point Presentation 478.5 KB

Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>