истәлек-кулланма.doc
Microsoft Word документ 192.0 KB

Шулай итеп, Сез...

 ... бала белән, белгеч ярдәмен көтмичә (күп очракта бу мөмкин дә түгел, район, шәһәр үзәкләреннән ерак урнашкан  барлык авылларда да  логопедлар җитәрлектер дип уйламыйм)  шөгыльләнә башларга уйладыгыз.

    Иң элек, шөгыльләр вакытында кирәк булачак әйберләрне әзерләп куябыз.

  • артикуляция күнегүләрен дөрес эшләвен бала үзе контрольдә тотсын өчен стенага беркетелгән зур көзге
  • төрле тематик лотолар ("табак-савыт", "мебель", "хайваннар", "кошлар", "киемнәр" һ.б.)
  • җиләк-җимеш, яшелчәләрнең муляжлары, уенчыклар, картинкалар
  • ике яки берничә өлешкә бүленгән кисмә картинкалар
  • вак моториканы үстерү өчен пластилин, ярмалар, борчак, конструктор, шнурлау өчен әзер материал, төймәләү өчен әзер материаллар, санау таякчыклары
  • шөгыльләрне планлаштыру һәм картинкаларны беркетү өчен дәфтәр яки альбом

    Шөгыльләрне оештырганда иң авыры- баланың шөгыльләнергә теләмәве. Бу халәтне җиңү өчен аны кызыксындырырга кирәк. Кече яшьтәге балаларның иң зур кызыксынуы уен икәнен онытмаганда бу проблеманы бик тиз җиңәргә мөмкин.

 

      БАРЛЫК ШӨГЫЛЬЛӘР ДӘ  УЕН КАГЫЙДӘЛӘРЕ НИГЕЗЕНДӘ ҮТӘРГӘ ТИЕШ!!!

  • "Әкиятләр иле"нә  яки бала үзе теләгән маҗаралы урынга "сәяхәткә чыгарга" мөмкин. Үзегез белән юлга аның яраткан уенчыгын алсагыз, үл сезнең белән аралашуга караганда, курчагы яки уенчыгы белән теләбрәк сөйләшәчәк
  • бик сирәк бала гына урында утырып өйрәткәннәрне аңлап, кабул итеп утыра ала
  • ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, шөгыльләрне даими үткәрү зарур

 

   ҺӘР КӨН БАШКАРЫЛЫРГА ТИЕШ ЭШЛӘР:

 

  1. вак моториканы үстерү өчен уеннар
  2. артикуляцион гимнастика (көнгә 2 тапкыр үткәрелсә тагын да яхшырак)
  3. фонематик ишетүне һәм игътибарны үстерүгә уеннар
  4. лексик-грамматик категорияләрне формалаштыруга уеннар

 

ШӨГЫЛЬЛӘР ВАКЫТЫНДА МӘҖБҮРИ ИСӘПКӘ АЛЫНЫРГА ТИЕШ:

 

  • баланың аруына юл куймагыз, кирәгеннән артык мәгълүмат бирмәгез, юкса тотлыгу китереп чыгарырга мөмкинсез
  • тәнәфессез шөгыль озынлыгы 15-20 минуттан артмаска тиеш. Бала игътибарын туплый алмый башлый, димәк ни дә булса кабул итә алмый.Кайбер бала  15-20 минут та эшли алмаска мөмкин, чөнки һәр бала да үзенчәлекле, индивидуаль.
  • баланың игътибарын читкә юнәлтә башлавын, уеннарның аны кызыксындырмый башлавын күрү белән тәнәфес ясагыз, яки туктатыгыз, чөнки барыбер  нәтиҗәсе булмаячак.
  • балага  бер-ике генә бит булса да әдәби әсәрләр укыгыз, яки үзенә укырга бирегез.Ахырда текст өстендә эшләгез: рәсемнәрен карагыз, сораулар бирегез
  • балага йокы алдыннан укырга тырышыгыз. Кайбер ата-аналар моның белән килешмәскә мөмкин-бала арыган, игътибарын туплый алмый. Ләкин, кайсы гына бала ата-анасы белән тагын 15-20 минут кына булса да аралашудан, серләрен уртаклашудан баш тартыр икән:)
  • нинди дә булса сүзләрне әйтергә өйрәткәндә күрсәтмә материалдан файдалану мәҗбүри. Күргәне булмаган әйбер турында сөйләү кече яшьтәге бала өчен бик авыр процесс
  • балага йөзегез белән борылган килеш, ачык аңлаешлы итеп әйтегез, сүзне әйткән чакта сезнең ирен хәрәкәтен бала күрергә, исендә калдырырга тиеш
  • "Дөрес түгел" дигән сүзне онытыгыз!. Теләсә нинди кечкенә генә уңышы өчен баланы мактагыз, үсендерегез! Нәтиҗә сез көткәнчә булмаса күңелегезне төшермәгез, шөгыльләнүне дәвам итегез.Бүгенге эшне иртәгәгә  калдырмагыз.САБЫР ТӨБЕ-САРЫ АЛТЫН, НӘТИҖӘ БАРЫБЕР БУЛЧАК, ҺӘМ УЛ СЕЗ КӨТКӘННӘН ДӘ ЯХШЫРАК БУЛАЧАК, БАРЫ ТИК БАЛАГА ҺӘМ ҮЗЕГЕЗГӘ ЫШАНЫРГА ГЫНА КИРӘК!

 

УҢЫШЛАР СЕЗГӘ!!!


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>