Логопедия-   сөйләм үсешендәге кимчелекләрне ачыклап, укыту- тәрбия чаралары ярдәмендә аларны төзәтү һәм булдырмый калуны өйрәнүче фән.

 

           Хәзерге вакытта логопедиядә сөйләм кимчелекләре 2 төрле классификация буенча бүленә һәм өйрәнелә: клинико-педагогик һәм психолого-педагогик. Клинико-педагогик классификация гомумән алганда медицина белән тыгыз бәйләнгән, ягъни, сөйләм кимчелегенең килеп чыгу сәбәпләренә  бәйләп өйрәнелә. Бу классификация үзе , сөйләмнең нинди төре бозылуына карап 2 зур төркемгә бүленә-язма һәм телдән сөйләм кимчелеге.


     Телдән сөйләм, ягъни әйтмә сөйләм кимчелеге үзе тагын 2 зур төркемгә бүленә: 1)сөйләмнең фонацион ягы бозылу, ягъни, тышкы сөйләм кимчелеге,2)сөйләмнең структур-семантик яктан бозылуы, ягъни, сөйләмнең эчке формалашуы бозылу. Сөйләмнең фонацион яктан бозылуы тавыш ясалу, темпоритмик ягы бозылу, интонацион-мелодик ягы бозылу, авазларның әйтелеше бозылу. Боларга түбәндәгеләр керә:

1) Дисфония (афония)-тавыш аппаратының патологик кимчелеге, бозылуы аркасында килеп чыккан тавыштагы хырылдавык, тыңкышлык, ягъни, тавыш ясалуның бозылуы яки, тавыш ясый алмау;

2) Брадилалия-сөйләм темпының патологик акрын булуы.

3) Тахилалия-сөйләмнең патологик тиз булуы.

4) Тотлыгу-сөйләмнең темпо-ритмик ягы бозылу, сөйләм аппараты мускулларындагы киеренкелек, судорогалар аркасында килеп чыга.

5) Дислалия-сөйләм аппараты иннервациясе һәм ишетү сәләте нормаль булганда авазларның әйтелеше бозылу.шул ук вакытта артикуляцион аппаратта тупас булмаган кимчелекләр күзәтелә.

6) Ринолалия-сөйләм аппаратының анатомик-физиологик дефекты аркасында тавыш тембры бозылу һәм авазларны әйтүдәге кимчелекләр.

7) Дизартрия-сөйләм аппаратының иннервациясе җитәрлек булмау аркасында килеп чыккан сөйләмнең яңгырашы бозылу.

 

Сөйләмнең структур-семантик яктан бозылуы, ягъни, сөйләмнең эчке формалашуы бозылуына алалия һәм афазия керә.

1)Алалия-баш миенең сөйләм зоналары органик зарарлану аркасында сөйләмнең бөтенләй булмавы яки җитлекмәве.

2)Афазия-баш миенең локаль зарарлануы аркасында сөйләмнең өлешчә яки тулаем югалуы.

 

  Язма сөйләм кимчелекләренә дисграфия һәм дислексия керә.

1)Дислексия-уку процессының өлешчә специфик бозылуы.

2)Дисграфия-язу процессының өлешчә специфик бозылуы.

 

        Психолого-педагогик классиффикация шулай ук 2 зур төркемгә бүленә:

1)-аралашу чараларының бозылуы-сөйләмнең фонетико-фонематик җитлекмәве һәм сөйләм үсешенең гомуми җитлекмәве;

2)аралашу чараларын куллануның бозылуы-тотлыгу.

 

 


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>