Үзем турында үзем

     Хезмәт юлымны 1990 нчы елда туган авылым  Уразай урта мәктәбендә (Актаныш районы) озайтылган көн группасы тәрбиячесе булып башладым. Шул ук вакытта Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә  башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге алдым. 1993нче елдан хезмәт юлым башлангыч сыйныф укытучысы булып дәвам итте.

    2000нче елдан Актаныш районы Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат - мәктәбендә эшлим.   Коррекцион интернат-мәктәп балалары үзләренең акыл үзенчәлекләре белән башка балалардан аерылып торалар. Башкалар күзлегеннән караганда гади генә тоелган акыл һәм физик хезмәт аларга зур кыенлыклар тудыра. Хәзерге авыр, катлаулы чорда мәктәпне тәмамлагач  социаль мохиттә югалып калмасыннар, тормышта үз урыннарын тапсыннар өчен педагогик коллектив бар көчен куя.

     Интеллектуаль кимчелекле балаларга белем һәм тәрбия бирү педагоглардан аерата зур көч, икеләтә җаваплылык таләп итүен аңлап,   2006-2008нче елларда Яр Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтында укып, дефектологик белгечлек- укытучы-логопед белгечлеге алдым. Бүгенге көндә шул белгечлек буенча    Такталачык мәктәп интернатында һәм Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче 2 нче санлы балалар бакчасында хезмәт юлымны дәвам итәм. 

   Педагогик  стажым-26 ел.

  Квалификацион категориям- югары кв. кат., 2013 ел.

 

Дәресләрдә логопед,

Иң элек-УКЫТУЧЫ.

Ул рәссам, шагыйрь, җырчы,

Дирижёр ул, сценарист,

Музыкант ул, һәм артист!


Погода в России
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Сайтның баннеры

 ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ

Баннерның коды

<ahref="http://man

surova-yuliya.jimdo.com/"

><img src="http://s019.radikal.

ru/i620/1204/2f/d966c0138eee.gif"

width="190" height="30" alt="

ТАТАРЧА ЛОГОПЕДИЯ" /></a>